Әтнә районы Түбән Көек авыл җирлегендә яшәүчеләрне кабул итү булды

2023 елның 17 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Әтнә районы Түбән Көек авылында яшәүчеләр белән гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга, товарларга экспертиза ясау срокларына, кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү срокларына, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокукларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да әйтелде.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материал өләшү белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International