Чирмешәндә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Чирмешәндә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмә ТР Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов рәислегендә узды. Утырышта докладлар белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Елена Кубасова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге хезмәткәре Айрат Ногманов, «Чирмешән РҮХ» ДАССОның баш табибы Лилия Мортазина һәм Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Кузнецова чыгыш ясады.

Елена Кубасова Түбән Кама территориаль органы башкарган эшләргә тукталды, алкоголь базарындагы вәзгыять һәм 2022 ел нәтиҗәләре буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянеңегаль булмаган әйләнешен булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.

- Район территориясендә алкоголь продукциясен сату артуын билгеләп үтәбез – 2021 ел белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк сатылган, - дип хисап тотты Елена Кубасова. - Районда сыра 2021 ел белән чагыштырганда 3 процентка кимрәк сатылган. Җан башына алкогольле продукция сату, сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш, 10,6 литр тәшкил итте, 2021 елга карата 9% үсеш.

Утырыш азагында алкогольле продукция һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча уртак эшне көчәйтү турында фикер алышынды һәм карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International