Килүчеләргә консультация бирүгә багышлап күчмә чара оештырылды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, килүчеләргә консультация биреп күчмә чара үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.

Әлеге чараның максаты - кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрү.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре гражданнарга куллану законнары нигезләрен, дәгъва бирү тәртибен һәм аларны карау срокларын, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны аңлаттылар. Шулай ук чара барышында әңгәмә вакытында барлыкка килгән сораулар буенча консультацияләр бирелде.

Гражданнар товарларның куркынычсызлыгы, сыйфаты һәм файдалы булуы, шулай ук акыллы куллану принципларын белделәр. Кулланучылар өчен үтемле урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематик буклетлар урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International