Арча районы Яңа Кырлай авыл җирлегенең Өчиле авылында гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 10 марты, җомга

2023 елның 09 мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров алып барды. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Гражданнарны кабул итү турында җәмәгать урыннарындагы белдерүләр аша хәбәр ителгән иде. Халыкны көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларда, аяк киемнәрендә, мебельдә һ.б. җитешсезлекләр туганда хокуклар турындагы сораулар борчый. Барлык сорауларга гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезендә бозылган хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе турында җентекле җаваплар һәм аңлатмалар ала алды.

Чарада катнашучыларга кулланучылар өчен файдалы мәгълүмати белешмәлекләр белән "Татарстан кулланучысы хәбәрләре" газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International