Тукай муниципаль районы кулланучылары өчен чаралар уздырылды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар актив үткәрелә, ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләр территориясендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә кизү торулар үткәрә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре оештыра.

Белгечләр Тукай муниципаль районында булачак бәйрәм турында сөйләү һәм район халкына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, аларның хокукый белемнәрен арттыру максатыннан чаралар комплексы үткәрделәр. Районның сәүдә объектларында кулланучылар белән консультация эше үткәрелде, РФнең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьяларын аңлаттылар, сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр. Кулланучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендә кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларның барысы да Яр Чаллы территориаль органының «кайнар линия» эше турында хәбәрдар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International