2023 елда «Экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү юлы белән кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» девизы астында уза торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Кайбыч муниципаль районының «Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары белән очрашу үткәрде.
Чара Кайбыч муниципаль районының «Салават күпере» СОК-сында узды. Балалар белән кулланучылар хокуклары турында сөйләштеләр. Безнең һәрберебез гомер буе кулланучы. Товарлар сатып алганда, хезмәтләр еш кына алдау, тупаслык, ягъни кулланучы хокукларын бозу белән очрашырга мөмкин. Һәр кеше сатучы белән үзебезне никадәр белемле тотсак, үз хокукларын яклый белергә тиеш – безнең сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү системасы шулкадәр цивилизацияле булачак.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.