Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы кабул итте

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2023 елның 14 мартында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мулма авыл җирлегендә халыкны күчмә кабул итте.

Халык белән очрашу «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне»нә багышланган иде. Ул 2023 елда «Экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» девизы астында үткәрелә.

Чиста энергиягә һәм акыллы куллануга күчү - кулланучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Акыллы куллану кешеләргә уңайлы яшәргә, әмма табигый ресурсларны туздырмаска, шуның белән табигатьне сакларга омтыла. Бу идея буенча, җәмгыять куллану теләге һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен теләсә нинди ысуллар арасында баланста булырга тиеш.

Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган, сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле сорауларга, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кайтару срогы, икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында җаваплар ала алдылар.

Сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында сүз барды.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренә туры китереп аңлатмалар бирелде.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International