Теләче районы Олы Нырсы авылында гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

2023 елның 15 мартында, расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районының Олы Нырсы авылында халыкны кабул иттеләр.

Халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый. Килгән сорауларга барлык катнашучылар да гамәлдәге закон нигезендә җаваплар алдылар.

Чара барышында барлык катнашучыларга «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат туплаган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International