Әтнә районы Югары сердә авылы халкы белән очрашу булды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 16 мартында Әтнә районы Югары Сәрдә авыл җирлеге бинасында халык кабул ителде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәрде.

Авыл халкына кабул итү турында алдан ук тиешле белдерүләр аша хәбәр ителә, һәм алар билгеләнгән вакытта үз сораулары белән хезмәткәргә мөрәҗәгать итәләр.

Кабул итү барышында сәүдә өлкәсенә, шул исәптән дистанцион сату өлкәсенә кагылышлы сораулар килде. Барлык сорауларга да гамәлдәге закон нигезендә җаваплар бирелде.

Барлык катнашучыларга тарату материалы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International