Әтнә районында ачык тыңлаулар узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан, контрольдәге субъектларның мәҗбүри таләпләрне бозуларын кисәтү максатыннан, 2023 елның 2 аенда алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен күзәтү мәсьәләсе, Әтнә районы буенча алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан хокук бозулар буенча ачык тыңлаулар үткәрелде.

Чарада Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Галиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре һәм Әтнә районы территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районы территориясендә 2023 елның 2 ае йомгаклары буенча контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, лицензияләү өлешендә, алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр, турында сөйләде. Алкоголь базарында ачыкланган типик хокук бозулар турында фикер алыштылар. Аларны булдырмау өчен киңәшләр бирелде. Административ штрафларны вакытында түләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алуга, озайтуга һәм яңадан рәсмиләштерүгә гаризаларны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә бирергә киңәш ителә. Шулай ук «кега» транспорт тарасында сатыла торган сыра җитештерү продукциясен маркировкалау буенча эксперимент, «ГМП» ГИС мәгълүмат системасы турында мәгълүмат җиткерелде.

Нәтиҗә:

Чарада катнашучыларга контрольлек итүче орган адресына тәкъдимнәр, искәрмәләр һәм сораулар бирү мөмкинлеге бирелде. Чара ахырында хуҗалык итүче субъектларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр бирелде.

Эшмәкәрләр игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган профилактик материаллар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International