Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Күгәрчен авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган, сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кире кайтару срогы турындагы сорауларга җавап ала алдылар. Икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар, алкоголь продукциясен сату вакыты чикләнүе турында сөйләделәр.
Барлык сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлаткан буклетлар таратылды.