Гаилә - һәркем өчен төп кыйммәт. Һәр гаиләнең мөһим өлеше - балалар. Балалар - безнең киләчәгебез, һәм без бүген аларга салган һәр нәрсә - безнең гаиләбезнең, илебезнең, дәүләтебезнең киләчәген тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова хезмәткәрләрнең гаиләләре белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына «Аленький цветочек» спектакленә мәдәни-массакүләм чара - поход үткәрде.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры Россия музыкаль театрлары, Россия, дөнья һәм татар милли музыкаль мәдәнияте традицияләрен йөртүче иң эреләренең берсе.
Театр репертуары Антология принцибы буенча формалаша. Аның нигезен дөнья музыка театры шедеврлары, рус классикасы, шулай ук Татарстан композиторларының күренекле әсәрләре тәшкил итә. Татар опера һәм балет театры репертуарында дөнья репертуарының шедеврлары, «беренче линия» спектакльләре тәкъдим ителгән. Аларның күпчелеге традицион стильдә, композиторның ниятенә һәм иҗат чорына туры китереп, эстетик матурлыкка, бизәлешнең зиннәтлелегенә басым ясап, заманча техник чаралар һәм куелыш мөмкинлекләрен кулланып төзелгән.