Бөтендөнья татар милли ашлары көне

2023 елның 31 марты, җомга

Бөтендөнья татар милли ашлары көне ел саен 28 февральдә билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне кулинария һәм сервис буенча конкурслар, яшь хуҗабикәләр белән мастер-класслар һәм татар үзәкләрендә, кафеларда, рестораннарда традицион кунакчыл татар милли табыннары уза. Евразия һәм дөньяның күп кенә халыклары татар милли ризыклары рецептларын үзләштергәннәр, кайберләре тулысынча, башкалары өлешчә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Айвазова 4 яшьлек кызы Рина белән бергә Әлмәт шәһәрендә Бөтендөнья татар милли ашлары көнен бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәм вакытында катнашучылар уеннар һәм ярышлар оештырдылар, иң оригиналь татар милли ризыгын сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International