Гражданнарны күчмә кабул итү Ленин-Кокушкинода узды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле сорауларына җаваплар ала алдылар; товарларны гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да кайтару вакыты турында; икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында; кире кайтарылырга яки алмаштырылырга мөмкин булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында; алкоголь продукциясен сату вакыты чикләүләре турында сүз барды.

Барлык сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International