2023 елның 05 апрелендә Әтнә районының Яңа Шашы авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Кабул итүгә килгән кешеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кире кайтару срогы, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга мөмкин булмаган тиешле сыйфатлы товарлар, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.
Чарада катнашучыларның һәрберсенә халыкның кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен кулланучылар өчен буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.