Коррупциягә каршы тору турында сөйләштеләр

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

04.04.2023 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Биектау FM» радиосында коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән тапшыруны яздыруда катнашты.

Коррупция иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясый, инвестиция климатының начарлануына, ярлылыкның таралуына, халыкның әхлагының кимүенә китерә, милли иминлеккә һәм илнең нәтиҗәле социаль-икътисади үсешенә куркыныч тудыра.

Коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш аның чын халәтен, механизмнарын, барлыкка килү һәм яшәү шартларының конкрет сәбәпләрен һәм шартларын белмичә мөмкин түгел.

Кулланучылар базарында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен «Биектау FM» җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International