2023 елның 06 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Рождественский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле ситуацияләрдә къжелсез хәлләрне чишү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде.
Шулай ук, күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.