2023 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Халык сыйфатсыз товар сатып алынган очракта нишләргә кирәклеге, сатучыга таләпләр кую, техник яктан катлаулы товарларны экспертизалау һәм диагностикалау сроклары турында сораулар бирде. Хезмәткәрләр тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты турында искә алынды, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин икәнлеген искәрттеләр.
Халыкка «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.