Кутлушкино авылында гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча Чистай муниципаль районы Кутлушкино авыл җирлеге халкы белән очрашу оештырды һәм үз компетенциясе чикләрендә кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан гражданнарны кабул итте.

Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына 2022 елда Татарстан Республикасы кулланучылар базарында дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.

Күчмә кабул итү барышында техник яктан катлаулы товарларда кимчелекләрне ачыклау, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучыларның офлайн һәм онлайн сатуларда тиешле сыйфатлы товар алмашу хокукын аңлаттылар.

Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар үткәрелде, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кулланучылар хокукларын җирле үзидарә органнары тарафыннан яклауны күздә тота.

Күчмә чара барышында Кутлушкино авылы халкына кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International