Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 80 шешә тәшкил итә

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Л.Д.» клубында физик затның алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 80 шешә (41,06 литр) тәшкил итә. Шул рәвешле граждан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату) каралган административ хокук бозу кылган. Әлеге эш буенча Әлмәт шәһәр суды алкоголь продукциясен конфискацияләп, 30000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф билгеләү турында карар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International