Татарстан Республикасы территориясендә сыра кегларын маркировкалау буенча Эксперимент үткәрү кысаларында (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.03.2023 елның 383 номерлы карарына ярашлы рәвештә) кеглы сыра продукциясе җитештерүчеләр һәм аларның әйләнешен гамәлгә ашыручы күмәртә оешмалары өчен кегларда сыра продукциясе хәрәкәтенең эзлеклелеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча вебинар узачак.
«Сыра товар төркеме» вебинары. Кегларда сыра продукциясе хәрәкәтен күзәтү. Татарстан Республикасында Эксперимент 12.04.2023 көнне 13.00 - 14.00 сәгатьләрдә (видео-конференц-элемтә (ВКС) режимында) узачак.
Вебинарга теркәлү өчен сылтама: https://честныйзнак.рф/lectures/vebinary/?ELEMENT_ID=404130