Дәүләт Думасы беренче укылышта этил спирты һәм спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләргә таләпләрне кырысландыру турында закон проектын кабул итте.
Документ депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан кертелгән. Ул мондый җитештерүчеләрнең эшчәнлегенең ачыклыгын, аларның продукциясенең сыйфатын арттыру һәм аның легаль булмаган җитештерүенә каршы көрәш максатларында эшләнгән.
Мәсәлән, этил спирты җитештерү өчен лицензия сорап мөрәҗәгать итүче оешмаларның устав капиталына таләпләр 10 миллион сумнан 100 миллионга кадәр арта. Шул ук вакытта аны акчасыз һәм оештыручыларның заем акчалары белән түләү тыела. Ә мондый оешмаларның чиста активлары бәясенең 100 миллион сумнан түбән төшүе суд тәртибендә лицензияне гамәлдән чыгару өчен нигез булачак.
Бер үк вакытта этил спирты яки спиртлы эчемлекләргә кагылышлы алкоголь продукциясен җитештерү, саклау һәм тәэмин итүгә лицензия сорап мөрәҗәгать итүче яки инде шундый лицензиягә ия булган оешмаларның идарә органнары җитәкчеләренең һәм әгъзаларының эшлекле абруена таләпләр билгеләнә.