Әлмәт районында 153 шешә алкоголь продукциясе тартып алынган

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ПК һәм ЭЭБ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт клубларының берсеннән 153 шешә (68,6 литр) алкоголь продукциясе тартып алынган. Шул ук вакытта алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия булмавы ачыкланган.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Клуб хуҗасына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату). Эш материалы карар кабул итү өчен Әлмәт шәһәренең Мировой судына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International