Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданин Ф. сатыла торган товарга гарантия срокларын билгеләү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Товар алганда сатучы сатып алучыга товарга гарантия срогы алты ай тәшкил итә дип хәбәр итә, әмма техник документациядә товарга җитештерүче завод билгеләгән гарантия срогы 12 ай дип күрсәтелгән. Сатып алучы хакыйкатьне белергә тели.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 статьясы аңлатылды.
Күп кенә кулланучылар гарантия вакыты төшенчәсен белә, әмма аның турында барысы да һәм барысын да белеп бетерми. Гарантия срогы - товарда (эштә) кулланучы гаебе белән килеп чыкмаган җитешсезлек ачыкланган очракта, җитештерүче (башкаручы), сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер кулланучы таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш булган чор.
Сатучы, әгәр ул җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән булса, товарга гарантия срогын билгеләргә хокуклы. Моннан тыш, сатучы товарга җитештерүче билгеләгән гарантия срогы тәмамланганнан соң ачыкланган кимчелекләргә карата өстәмә гарантия билгеләргә хокуклы, ягъни сатучы гарантия срогын арттырырга гына хокуклы, әмма аны берничек тә киметә алмый. Сатучының өстәмә йөкләмәсе эчтәлеге, мондый йөкләмәнең гамәлдә булу вакыты һәм аның гамәлдә булу тәртибе кулланучы белән сатучы арасындагы килешү белән билгеләнә.
Гарантия срогы дәвамында кулланучы товарда кимчелекләр табылса, сатучы аларны бетерәчәк яки башка товарга алыштырачак яки акчаны кире кайтарачак дип өметләнергә хокуклы. Төп шарт кимчелекләр кулланучы гаебе белән барлыкка килмәгән булырга тиеш.
Гарантия срогы дәвамында кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәсле хәл килеп чыккан очракта, дәлилләү йөге сатучыда, гарантия срогы булмаган очракта кулланучыда ята.
Шулай итеп, сатучының гамәлләре законсыз һәм кулланучыга, кирәк булганда, техник документациядә билгеләнгән срокларга таянырга кирәк.