СПА салонда 50 шешә алкоголь продукциясе тартып алынган

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ПК һәм ЭЭБ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «С» СПА-салонында шәхси эшмәкәрдән 50 шешә (25 литр) алкоголь продукциясе тартып алынган.

Шул рәвешле, РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 статьясындагы 2 өлеше, 14.16 статьясындагы 2 өлеше (юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы зат (индивидуаль эшкуар) буенча индивидуаль эшкуар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз ваклап сату; этил спирты әйләнеше (аерым эшкуар тарафыннан ваклап сату), алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнешенең законлылыгын раслаучы документларсыз эшчәнлек алып барган.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International