Кибетләрнең берсендә күп санлы хокук бозулар ачыкланган

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документларсыз, ЕГАИС кулланмыйча, сыра продукциясен сатуны, шулай ук яраклылык срогы чыккан килеш сату факты ачыкланды. Гомуми күләме 39,6 литр булган сыра продукциясе тартып  алынган. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Ачыкланган хокук бозулар буенча шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясының 2 өлеше, РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.43 статьясының 2 өлеше һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.19 статьясы буенча административ тикшерү үткәрелә. Штраф билгеләү турында карарны мировой суд кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International