Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2023 елның 6 апрелендәге 10-07/42 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Әлмәт территориаль органы тарафыннан гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда хезмәткәрләрне һәм кунакларны эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрелде.
Уку - күнекмә дәресләре уздырылганчы, барлык хезмәткәрләр белән теоретик һәм практик дәресләр үткәрелде, объектны автомат рәвештә янгыннан саклау системалары тикшерелде.
Янгын куркынычсызлыгы буенча планлы күнегүләр үткәрүгә әзерлек барышында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренә хәбәр итү схемасы яңартылды.
19.04.2023 көнне 07.37 сәгатьтә хезмәткәрләрне кисәтү схемасы буенча җыю үткәрелде, шулай ук шартлы янгын шартларында кешеләрне эвакуацияләү буенча күнегүләр оештырылды, 9 хезмәткәр эвакуацияләнде.