Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законсыз эшчәнлек факты ачыкланды һәм туктатылды.
Ленин урамында урнашкан популяр кафеда контроль чаралар барышында алкогольле продукцияне (сыра) ЕГАИС кулланмыйча һәм товар үткәрү документларысыз (товар-транспорт накладныйлары, туры килү турында декларацияләр) сату факты ачыкланды. Кибеттән барлыгы 32 литр сыра һәм сыра эчемлекләре тартып алынган.
Ачыкланган хокук бозулар буенча шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясының 2 өлеше, 14.19 статьясы буенча административ тикшерү үткәрелә.