Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәрнең «И» ресторанында легаль булмаган алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 113 шешә (50,45 литр) тәшкил итә.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.19 статьясында, 14.16 статьясының 2 өлешендә каралган (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу; этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукцияне озата баручы документларсыз, аларны җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең законлылыгын раслаучы документлардан башка).
Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре документаль тикшерү үткәрделәр, материаллар Әлмәт шәһәре җәмәгать судына һәм Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелде.