2023 елга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы буенча төп чаралар планының 2 пунктын үтәү йөзеннән, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елын үткәрү турында» 30.12.2021 елның 745 номерлы Указын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараларны үткәрү кысаларында 2023 елга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең балалары бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган рәсемнәр конкурсында катнаштылар.
Территориаль орган хезмәткәрләре Кулшәрип авылында гражданнарны күчмә кабул итү барышында әлеге торак пункт укучылары катнашындагы бәйрәм чарасында булдылар.