Кисәтелгән димәк - коралланган

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләрен хезмәткә әзерләү дәресләре кысаларында «Телефон элемтәсе һәм Интернет челтәрен кулланып кылынган урлауларны һәм алдауларны профилактикалау» темасына лекция узды.

Хәзерге кешенең тормышын кәрәзле телефоннар һәм Интернет челтәреннән башка күз алдына китерү авыр. Бу технологияләр безгә мобиль булырга мөмкинлек бирә, вакытыбызны һәм ресурсларыбызны саклый. Шул ук вакытта, кызганычка каршы, цифрлы технологияләр үсешенең кире ягы да бар, аны «эшлекле» кешеләр алдау эшчәнлеген башкару өчен кулланалар.

- Соңгы елларда урлау ысулына карап РФ Җинаять кодексының 158, 159 статьяларында каралган урлаулар һәм алдаулар саны артуга тотрыклы тенденция күзәтелә, бу техник чараларның даими үсеше белән бәйле, - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча ММЧ белән элемтәләр бүлеге башлыгы Артур Муллин.

Ул территориаль орган хезмәткәрләрен Чаллы шәһәре буенча шундый җинаятьләр статистикасы белән таныштырды. Дәрес барышында Автоград халкының мошенниклар корбаннары булган конкрет ситуацияләрне тикшерделәр.

Мошенниклар корбаннары булмасын өчен гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

- үзләрен банк, көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштырган һәм таныш булмаган кешеләр белән телефон аша сөйләшүдән качарга;

- банк картасы мәгълүматларын һәм яшерен кодны чит кешеләргә хәбәр итмәгез;

- интернет-кибетләрдән товарны ачыктан - ачык түбән бәядән сатып алмаска;

- әгәр сездән социаль челтәрләр аша танышлар акча сораса (бәлки аккаунтны ватканнардыр), акчаны күчермәскә.

Һәрвакыт шикле телефон сөйләшүләрен өзәргә бу - алтын кагыйдә. Әгәр дә туганнарыгыз белән бәла булды дип әйтсәләр, якыннарыгыз белән элемтәгә керү һәм алар белән барысы да яхшы икәненә инану яхшырак. Әгәр сезне куркытсалар, иң якын Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итү яхшырак.

Дәрес ахырында «Минем икътисадый иминлегем» брошюралары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Сак булыгыз, алдакчылар!» дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International