2023 елның февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ОЭБ һәм ПК хезмәткәрләре республика территориясендә кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы метил спирты (агулы матдәләр реестрына керә) кулланып ясалган пыяла юа торган сыеклык җитештерүне һәм сатуны оештыручыларны ачыкладылар.
Оперативниклар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә фальсификацияләнгән продукция җитештерү цехының, шулай ук сатыла торган кибетнең урнашу урынын билгеләделәр. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре 5 литрлы полиэтилен савытларда 40 мең литрдан артык пыяла юа торган сыеклык тапкан һәм тартып алган.
Хәзерге вакытта үрнәкләр гамәлне квалификацияләү һәм хокуксыз эшчәнлеккә катнашы булган кешеләрне җаваплылыкка тарту мәсьәләсен тикшерү максатыннан экспертиза үткәрү өчен җибәрелгән.