2023 елның февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе БЭБ һәм ПК хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ярдәме белән Яр Чаллы шәһәре читендә урнашкан «В-г» кибетендә «тикшерү максатыннан сатып алу» чарасын үткәрү барышында тиешле документларсыз алкоголь продукциясен сату фактын ачыкладылар. Кибет К. шәхси эшмәкәренә карый. Кибет биналарын карау барышында төрле атамадагы 230 литр күләмендә алкоголь продукциясе тартып алынган.
Хәзерге вакытта үрнәкләр гамәлне квалификацияләү һәм хокуксыз эшчәнлеккә катнашы булган кешеләрне җаваплылыкка тарту мәсьәләсен карау максатыннан экспертиза үткәрү өчен җибәрелгән.