Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Борнак авылында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр.
Очрашуда гражданнарның тиешле сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына; товарларга экспертиза үткәрүгә; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү срокларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Алкогольле продукцияне сату үзенчәлекләре һәм азык-төлек товарларының сыйфаты һәм яраклылык вакыты чыккан продуктларны сату проблемалары турында фикер алыштылар.
Тыңлаучыларга мәгълүмат өчен алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендәге законнар, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының гомуми нигезләмәләренә һәм төп законга буйсынучы актларга соңгы кертелгән үзгәрешләр аңлатылды.
Чара буклетлар тарату белән үрелеп барды.