Кукмара районының Нырты авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Кукмара районының Нырты авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә авыл җирлеге белгечләре өчен семинар үткәрделәр.

Чаралар кысаларында закон нигезендә аңлатмалар бирелде. Мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Шул ук көнне Нырты авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.

Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру турында мәгълүмат бирелде. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе турында аңлатылды.

Авыл җирлеге белгечләре, шулай ук авыл гражданнары Арча территориаль органы белгечләренә әлеге чараны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен зур рәхмәт белдерделәр, чөнки әлеге чаралар гражданнарга халыкның куллану белеме дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International