Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 128 литр тәшкил итә

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Р.В.» кибетендә җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документларсыз алкогольле продукцияне сату фактын ачыкладылар, атап әйткәндә: 13 литр «Австрия» сырасы, 40 литр «СССР Бойлерное» сырасы, 30 литр «Вишница» сырасы, 30 литр «Немецкое» сырасы, 15 литр «Милкшейк» сырасы. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 128 литр тәшкил итә.

Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсенең 2 өлешендә каралган (этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукцияне аларның законлы җитештерелүен һәм әйләнешен раслаучы документларсыз сату).

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды, документаль тикшерү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International