Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча Эчке эшләр идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан легаль булмаган алкоголь продукциясен сатуның эре каналы ябылган.
«Тикшерү сатып алу» чарасы барышында Кукмара районының Мамашир авылында яшәүче гражданин Ш. шәхси хуҗалыгыннан самогон сату факты ачыкланды. Гомуми суммасы 55000 сум тәшкил иткән 150 литр легаль булмаган алкогольле продукция ачыкланган. Шулай ук вакыйга урынын тикшергәндә гражданин Ш. үз теләге белән тагын 7 литр спиртлы продукция тапшырды. Барлык алынган алкоголь продукциясен бутлегер чик буе өлкәсенең бер авылыннан сатып ала. Бу факт буенча административ тикшерү үткәрелә.