Теләче муниципаль районының Шәдке авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәдке авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Гражданнарны кабул итү кысаларында мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Авыл халкы нигездә сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, тиешле сыйфатсыз товарны алмаштыру, тиешле сыйфатсыз товарларга таләпләр кую вакыты турында сораулар белән кызыксына.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, товарлар һәм хезмәтләр турында файдалы мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International