Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар белемен арттыру, гражданнарны кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү. Чара барышында җитешсезлекләре ачыкланган товар сатып алынган очракта кулланучылар хокуклары, тиешле сыйфатлы товар алмашу, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срогы бозылган очракта эш итү тәртибе һ. б. мәсьәләләр тикшерелде.
Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекләр һәм территориаль орган реквизитлары таратылды.