Ачык чара (фикер алышу) үткәрү турында

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2023 елга контрольдә тотылган субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Лаеш муниципаль районы хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара үткәреләчәк.

Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Егорова Марина Ивановна.

Чараның датасы һәм вакыты: 2023 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Лаеш муниципаль районы администрациясе бинасы (Лаеш районы, Лаеш шәһәре, Беренче Май урамы, 39 йорт, 2 кат, утырышлар залы).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокукны куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү; ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарны контрольдә тотучы субъектларга аңлату.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.

Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 30.05.2023 кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Marina1.Egorova@tatar.ru

Мәгълүматны 8 (843) 278 91 93 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International