2023 елның 18-19 маенда Татарстан Республикасында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 14 нче халыкара икътисадый форумы узачак.
Форумның максаты - Россия Федерациясенең ислам илләре белән мөнәсәбәтләрен сыйфатлы үстерү. Бу Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән товар әйләнеше үсеше, уртак масштаблы проектларны гамәлгә ашыру, Россиядә партнерлык банкингын үстерү, технологик альянслар, үзара инвестицияләр.
2022 елда Форумда дөньяның 64 иленнән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 6388 кеше катнашты. 2023 елда форумга федераль статус бирелә һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның тиешле указы чыга.
2023 елда форум кысаларында 200 эшлекле һәм мәдәни чара узачак, алар арасында:
- Конференцияләр
• «Россия-Малайзия»
• «Россия-Мисыр»
• «Россия-Төркия»
• «Россия-Әзербайҗан»
• «Россия-Индонезия»
• «Россия-Үзбәкстан»
- «Россия – Фарсы култыгы» Парламентара тыңлаулар
– «Россия - Көнчыгыш: Логистика» халыкара транспорт коридоры буенча Сессия;
- Ислам финанслары буенча белем бирү курсы һәм бу тематика буенча сессияләр;
- Россия һәм ислам илләренең сәүдә мөнәсәбәтләре буенча сессияләр;
- Россия һәм ислам илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумы;
- Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы;
- Ислам модасы шоуы;
- Хатын-кызлар форумы;
- Медицина, мәгариф, фән, спорт, туризм, экология, мәдәният, дипломатия, инвестицияләр һәм хәйрия сессияләре.
Форумның мәйданчыгы булып традицион рәвештә дөньяның иң яхшы стандартлары буенча төзелгән Казан Экспо-күргәзмә комплексы тора. Монда түбәндәгеләр планлаштырылган:
- инвестицион проектлар күргәзмәсе;
- хәләл-продукция һәм хезмәтләр күргәзмәсе;
- дөнья халыклары ашханәләре фестивале.
Эшлекле вакыйгалардан тыш Татарстан Республикасы кунакларын бай мәдәни программа көтә:
- ЮНЕСКО объектлары һәм тарихи урыннар буенча экскурсияләр;
- 21 майда борынгы Болгар шәһәрендә бәйрәм узачак, анда 922 елда Россиядә беренче тапкыр Ислам үз теләге белән дәүләт дине буларак кабул ителде.