Автомашинаны тикшерү барышында төрле атамадагы 342 литр алкоголь продукциясе тартып алынган

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның апрелендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ЭЭБ һәм ПК хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ярдәмендә Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә «тикшерү максатларында сатып алу» чарасын үткәрү барышында гражданка Р.ның тиешле документларсыз алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Автомашинаны карау барышында төрле атамада 342 литр алкоголь продукциясе тартып алынган.

Хәзерге вакытта үрнәкләр гамәлне квалификацияләү һәм хокуксыз эшчәнлеккә катнашы булган кешеләрне җаваплылыкка тарту мәсьәләсен карау максатыннан экспертиза үткәрү өчен җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International