Чирмешән муниципаль районында планерка

2023 елның 19 мае, җомга

2023 елның 18 маенда Чирмешән районы учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык планерка узды. Киңәшмәне Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов үткәрде. Планерка барышында муниципалитет эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов та катнашты. Ул Чирмешән муниципаль районында алкоголь базарының торышы, шулай ук Кулланучылар базары өлкәсендәге вәзгыять һәм эш турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International