2023 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районы Коморгузы авылында халыкны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белем һәм мәгълүмат бирү максатларында гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында сыйфатсыз техника сатып алу, сыйфатлы аяк киеме алмашу, сыйфатсыз пластик тәрәзәләр турында сораулар килде. Шулай ук авыл территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә объектлары вәкилләреннән алкоголь продукциясен сату өлкәсендә сораулар килде.
Барлык сорауларга да гражданнар гамәлдәге закон нигезендә алга таба эш итү өчен җаваплар һәм тәкъдимнәр алдылар. Чара буклетлар тарату белән үрелеп барды.