Азнакайда ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Азнакай шәһәре Башкарма комитетында Азнакай муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция һәм тәмәке әйберләрен законсыз сатуны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәрде.

Утырышта алкогольле продукцияне законсыз сатуны ачыклау һәм булдырмау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлегенә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белән берлектә һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты ярдәмендә Азнакай муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча эшне көчәйтергә карар иттеләр. Авыл җирлекләре башлыкларына, Актүбә штб, Азнакай шәһәре Башкарма комитетына идарәче компанияләр, ТОСлар белән берлектә легаль булмаган алкогольле продукция сату урыннары турында мәгълүмат җыю һәм тапшыру эшен оештырырга йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International