2023 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында гомуми күләме 514,749 литр булган алкоголь һәм спиртлы продукциянең чираттагы партиясен тапшыру булды, аның буенча судлар «Росспиртпром» АҖ вәкиленә конфискация турында карарлар кабул итте.
Искәртеп узабыз, тапшырылган унтугыз партия алкоголь продукциясенең унөче спиртлы сыеклыклар, шул исәптән өйдә ясалган (самогон), өч партия сыра һәм өч партия көчле алкогольле эчемлекләр булган.
Продукцияне юк итү Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посад районында башкарылачак.