Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә Чистай авылларында яшәүчеләрне күчмә кабул итте.
Күчмә кабул итү барышында авыл халкының кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар өлкәсендәге мәсьәләләре каралды. Сораулар кулланучыларга товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклауга да, эшләрне башкарганда (хезмәтләр күрсәткәндә) кулланучылар хокукларын яклауга да кагылган иде. Кулланучыларның тиешле сыйфатлы товар алмашуга хокуклары һәм башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланганда кулланучыларның хокуклары җентекләп каралды.
Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды.
Күчмә чара барышында Башкарма комитет хезмәткәрләренә һәм гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.