Россия эшкуарлары көне алдыннан Нурлатта бәйрәм чарасы узды

2023 елның 26 мае, җомга

Россия эшкуарлары көне алдыннан Нурлатта зур бәйрәм узды. Чара «Кондурча» ландшафт паркында узды.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.

 

- Эшмәкәр булу җиңелтүгел, сез тырышасыз, уңышларга ирешәсез, һәм моның өчен сезгә аерым рәхмәт белдерәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче нурлатлыларга.

Эшмәкәрлек сәүдә генә түгел, ул җитештерү, транспорт, җәмәгать туклануы, безнең барлык өлкәләр, хәтта мәгариф, безне чолгап алган һәрнәрсә эшмәкәрлек белән бәйле.

Алмаз Сәлим улы кайбер эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, «Җитештерү» номинациясендә район башлыгының Мактау грамоталарын, шулай ук региональ Маркетинг үзәгенең сатып алу модулен актив файдаланган өчен Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сәүдә, фотография сәнгате, гомуми туклану, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары белән билгеләнде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин тапшырды.

Бүләкләү тантанасы районның үзешчән артистлары башкаруында музыкаль номерлар белән чиратлашып барды, параллель рәвештә Ландшафт паркының төрле өлешләрендә фудкорт, җепләрдән курчаклар ясау буенча мастер-класслар һәм башкалар оештырылган иде. Шулай ук җирле эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль нурлатлылар эшләнмәләреннән күргәзмә-сату эшләде.

Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International