Апас бистәсендә эшмәкәрләр көне билгеләп үтелде

2023 елның 26 мае, җомга

Ел саен 26 майда Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм Россия Президентының 2007 елның 18 октябрендәге Указы белән билгеләнгән.

Ул икътисадның реаль секторының таянычы булган кече һәм урта предприятиеләр хезмәткәрләре өчен аерым әһәмияткә ия. Эчке тотрыклы җәмгыятьнең булуы һәм үсешен берләштерүче һәм бәйләүче көч булмаса мөмкин түгел, аның ролен эшмәкәрлек уңышлы башкара.

2023 елның 25 маенда Апас муниципаль районында Бөтенроссия эшмәкәрлек көне кысаларында сәүдә, хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече бизнес вәкилләре район башлыгы Җиһаншин А.Г. белән түгәрәк өстәл артында очрашты. Чарада банклар, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты. Очрашу барышында кече бизнеска ярдәм итү чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Гөлнара Абдрахманова да катнашты. Эшмәкәрләрнең профилактик визитлар, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы сорауларына тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International