2023 елның 31 маенда Лаеш районында Лаеш муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара уздырылды.
Чарада Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы А. А. Нурмөхәммәтов, икътисад һәм эшкуарлык бүлеге башлыгы Г. Н. Карслова, М. И. Золотова, шулай ук алкоголь базарында катнашучы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар, барлыгы 40тан артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашучыларга 2022-2023 еллар йомгаклары буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре, шул исәптән профилактик чаралар турында мәгълүмат җиткерде. Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан еш күзәтелгән хокук бозулар турында җентекләп фикер алыштылар. Бу: алкоголь продукциясе әйләнешен ЕГАИСта тиешенчә исәпкә алмау; декларацияләү тәртибен бозу һ.б., МРЦны түбәнәйтү фактлары.
Эшмәкәрләрдән түбәндәге сораулар килде:
- авыл районнарында яшәүчеләр өчен ЕГАИСка продукция кабул итү срокларын (Интернет куәтен исәпкә алып 3 эш көненә кадәр) яңадан карап чыгу мөмкинлеге турында;
- сәүдә объектлары буенча сыра һәм сыра эчемлекләрен декларацияләү тәртибе турында;
- профилактик визитлар үткәрүдән баш тарту мөмкинлеге турында һ. б.
Хуҗалык итүче субъектлардан килгән барлык сорауларга тиешле аңлатмалар бирелде. Региональ һәм федераль дәрәҗәдә судка кадәр шикаять итү тәртибе каралды.
Чара ахырында гражданнарга тикшерүләр үткәргәндә һәм кисәтү алган очракта эшмәкәр хокуклары турында мәгълүмат бирү максатыннан катнашучылар контроль-күзәтчелек һәм рөхсәт бирү эшчәнлеге өлешендә ярдәм чаралары турында видеороликлар күрсәтеп методик киңәшләр белән таныштылар.